Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай кырларында урак башланды

21 июля 2023, 14:58

216

0

0

.

Быел районыбыз игенчеләрен 50 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культураларны урып-җыю эшләре көтә.

Бүген «Азнакай» агрофирмасы басуында урып-җыю тактикасына багышланган семинар-киңәшмә узды.

Хуҗалык беренчеләрдән булып уракка төшкән. Гектардан уртача 20 центнер уңыш җыеп алалар. Басуда 10 комбайн эшли. «КамАЗ» машиналары ашлыкны амбарларга ташып кына тора. Саламын махсус тракторларда төйнәп тә баралар.

«Ел корылыклы килде, шуңа күрә уңыш без көткәннән кимрәк. Һәр хуҗалыкта өлгергән басулар бар, бүгеннән калмый урып-җыюга керешергә кирәк. Дымлылык 16 процент тәшкил итә. Шушы көннәрдә яңгырлар явып узды, чүп үләннәре баш калкытканчы җитешергә, соңга калмаска. Бөтен көчне тир түгеп үстергән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтү сорала», - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Быелгы уракта район буенча 103 комбайн катнаша. Хуҗалыкларда техника тулысынча әзер диярлек, кайберләрендә запась частьлар кайтып җитмәгән, кайберләрендә механизаторлар җитми. Урып-җыю эшен оештыру буенча район штабы төзелгән. Анда игенче-ветераннар да кергән. Алар да киңәшмәдә үзләренең төпле киңәшләрен бирделәр.

Киңәшмәдә янгын куркынычсызлыгы, авыл халкын терлек азыгы азыгы белән тәэмин итү мәсьәләләре дә читләтеп үтелмәде. Авыл җирлекләре башлыкларына  исемлекләрне барлап, әлеге эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру йөкләтелде.

“Урып-җыю эшләре белән рәттән терлек азыгы әзерләү дә бара. Бер шартлы терлеккә 37 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куелды. Бер айдан көзге чәчү вакыты җитә. Җирләрне тиешенчә әзерләп, ашламаларны кайтартып, орлыкларны тикшертеп, агулап, бөтен технологияләрне саклап, чәчүне нәтиҗәле оештырырга кирәк,  – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамиль Исламов.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев