Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Азнакай җирлеге волонтерларның тәҗрибә мәйданчыгына әверелде

27 июля 2023, 16:22

206

0

0

Ике көн дәвамында Азнакайда беренче тапкыр волонтерларның республика форумы узды.

Мәгърүр Чатыр Тау итәгенә урнашкан глэмпинг егет-кызларның шау-шуына күмелеп, әллә каян үзенә тартып торды. Бирегә Сарман, Мөслим районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән җыелган һәм үзебезнең җирлектәге уку яшендәге волонтерлар төркемнәре өйрәнү-тәҗрибә уртаклашу белән бергә җәй кочагында рәхәтләнеп ял да иттеләр. Мавыктыргыч тренингларда, волонтерлык эшчәнлеге алып баруда тәҗрибә уртаклашуда катнашып, төрле өлкәләрдәге волонтерлык юнәлешендә  проектларын яклап, егетләр-кызлар үзләренә яңа дөнья ачты, бик күп яңа мәгълүматлар алдылар, фикердәшләр, яңа дуслар таптылар.

Форумның икенче көне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән эшлекле очрашуга, район волонтерлары белән җанлы аралашуга багышланды.

Бу хакта тулырак “Маяк” газетасы битләреннән укырсыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев