Азнакай яшьләре сәламәтлек флешмобына җыелды
Бүген бөтен дөньяда 75 нче тапкыр Сәламәтлек көне үтә.
Шул уңайдан Яшьләр үзәге хезмәткәрләре егет-кызларны шәһәрнең Татарстан мәйданына җыеп флешмоб үткәрделәр. Дәртле музыка астында барган заманча биюләр гимнастиканың менә дигән ысулы булды. Мәктәп укучылары аннан алсуланган битләр, колакка кадәр ерылган авыз белән яхшы кәеф алып таралышты.
Нет комментариев