Мәктәп директоры Дамир Фәттахов кунакларны сәламләп, аларга изге теләкләрен җиткерде.
Кичә укучыларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, Резеда Гыйләҗева башкаруында җырлар, шагыйрәләрнең чыгышлары белән үрелеп барды.
“Без һәрчак балалар белән мондый очрашуларга, аларның туган телебезне яратуларына сөенәбез. Кичәне оештырган китапханәче Рәмзия Фәрваз кызына, мәктәп җитәкчелегенә рәхмәтлебез”, – ди Халидә Галимова.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, 1 нче мәктәптә 5 китапханә залы эшли, алар китапларга, журналларга бик бай.
Нет комментариев