Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Авыл үзешчәннәре сәхнә тотты

02 марта 2023, 10:24

191

0

0

Сишәмбе көнне район-шәһәр Мәдәният йортында үзешчәннәребезнең йомгаклау концерты узды.

Быел бәйге Россиядә укытучылар һәм остазлар, Татарстанда мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында барды. Анда 44 авыл клубларыннан 700дән артык сәхнә остасы катнашты.

Төп максат быел да шул калган: сәнгатьтә яңа талантларны, иҗат коллективларын барлау, яңа исемнәр ачу.

Йомгаклау концертында вокал, хореографик, фольклор һәм инструменталь ансамбльләр номинацияләрендә җиңүчеләр катнашты.

Концерт алдыннан тамаша кылынган иҗади күргәзмә күз явын алырлык иде. Анда осталарыбызның нинди генә эшләнмәләре күзгә ташланмады: агачтан, тукымадан, буяулардан җан өрелгән декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре берәүне дә битараф калдырмагандыр.

 Концертны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, районның мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова үзешчәннәребез иҗатына олы бәя бирделәр һәм иҗади бәйге җиңүчеләрен тәбрикләп,  дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.

 Шулай итеп, авыл үзешчәннәре смотр-конкурсында өченче урынны Ирекле, Үчәлле, Якты Күл, икенче урынны Татшуган, Чубар Абдул һәм Таллы Бүләк авылы мәдәният йортлары алды.  Беренче урын Уразай һәм Сукаеш авыллары үзешчәннәрендә булса, ә инде гран-при ияләре – сәпәйлеләр.

 Минем белән йомгаклау концертында бергә булган әтием Атлас аннан алган тәэсирләрен тыеп кала алмады:

–Ничек рәхәт ял иттерделәр! Һәр чыгышта туган ягыбызны ярату,  аның гореф-гадәтләренә тугрылык чагылды. Мәнәвезлеләрнең татар мәдәниятен ислам белән тыгыз бәйләп әзерләгән чыгышы әле бик озак күз алдында торыр. Күргәзмәдәге эчендә җаны гына юк картиналар, агач сыннарны күреп тә сокланмый мөмкин түгел иде.  Мондый матур әйберләр ясау өчен никадәр вакыт һәм түземлек кирәк! Әлеге чараны оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк...

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев