Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Актүбәдә ат-спорт ярышлары узды

11 марта 2023, 22:24

221

0

0

Бүген Актүбә ипподромында "Җиңү кубогы" Бөтенроссия турниры кысаларында "Татнефть" компаниясе кубогына ат-спорт ярышлары узды.

Анда Актүбә, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга, Казан, Норлат, Зәй, Югары Осланнан спортчылар көч сынашты.
Ярышлар Бөек Ватан сугышы ветераны, легендар якташыбыз Гайшә Әхмәтова истәлегенә багышланды. Әгерҗе авылы кызы үзе теләп фронтка китә һәм Белорусия фронтында санитарка була. 1944 елның 4 апрелендә яралы командирны яу кырыннан алып чыкканда һәлак була.
Ярышларны ачу тантанасында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" компаниясе генераль директорның социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, социаль объектлар буенча идарә начальнигы Наталья Овечкина катнашты.
"Актүбә ат-спорт мәктәбендә шөгыльләнү өчен дөнья күләмендәге дәрәҗәдә шартлар тудырылган. Турнирны оештырган нефтьчеләргә, спортчыларга, җанатарларга зур рәхмәт, безнең өчен зур бәйрәм", - диде Марсель Шәйдуллин.
Ярышларда беренчелекне Алабуга ат- спорт мәктәбеннән Елизавета Вотякова яулады. Икенче урында - Актүбә ат-спорт мәктәбеннән Тимур Захаров, өченче урында - Норлат ат-спорт мәктәбеннән Илина Әфләтүнова.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев