Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Актүбә бистәсендә Җиңү бәйрәме тантана итә

08 мая 2023, 19:07

267

0

0

Бистәдә Җиңү бәйрәме һәр елны онытылмаслык мизгелләргә күмелә.

Олысы-кечесе җыелган бәйрәмдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка җитәкчеләр, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, "Татнефть" вәкиле Венер Чанышев катнаштылар.  Быел ул 2 нче мәктәптә хәрби операциядә ил иминлеген саклап батырларча һәлак булган Артур Шакиров истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы белән башланды. 

Аннары сафларда Җиңү  һәм хәрби хәрәкәтләр солдатлары Аллеясына үтеп, биредә каһарманнар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре салынды.

Җиңү көне митингында район җитәкчеләре, кунаклар актүбәлеләрне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәмне үзешчәннәр концерты дәвам итте. Бер үк вакытта мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар барды. Анда 1 нче мәктәп спортчылары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 

Җиңү бәйрәме дәвам итә. Бистә халкын Лия Шәмсина, Артур Маузер һәм район үзешчәннәре кон церты көтә. Җиңү тантанасы  21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты һәм "Хәтер шәме" акциясе белән тәмамланачак.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев