Инде кайчан китәр дип йөри идек, кыш та, ниһаять, язга урынын бирде.
Алай гына да түгел, җәйгә дә аяк басабыз кебек: урамда кояш кыздыра, үләннәр калка... Алар белән бергә чүп-чар да. Шәһәребезне чистарту, кыштан соң тәртипкә китерү эшенә яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе хезмәткәрләре инде җиң сызганып кереште. Аларга берәм-берәм оешма-учреждениеләр коллективлары да кушыла. Өмәләр үткән җирләр чиста булып, тәртип урнашып кала. Карап үтүе дә күңелле, шулай бит, шәһәрдәшләр?
Нет комментариев