Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәгән җирнең матурлыгын кайгырталар

Азнакайның Тукай микрорайоны чагыштырмача яшь. Биредәге күп катлы һәм шәхси торак йортлар әле соңгы дистә елларда гына калкып чыкты. Шәһәрнең бу төбәге Тукай һәйкәле, «Тарсус» паркы, Зәңгәр мәчете белән үзенчәлекле. Шулай ук 9 балалар уен мәйданчыгы, "Ялкын" яшүсмерләр хоккей клубы эшли. Хәтта үз чишмәләре дә бар. Әлбәттә, боларның барысын да...

Азнакайның Тукай микрорайоны чагыштырмача яшь. Биредәге күп катлы һәм шәхси торак йортлар әле соңгы дистә елларда гына калкып чыкты. Шәһәрнең бу төбәге Тукай һәйкәле, «Тарсус» паркы, Зәңгәр мәчете белән үзенчәлекле. Шулай ук 9 балалар уен мәйданчыгы, "Ялкын" яшүсмерләр хоккей клубы эшли. Хәтта үз чишмәләре дә бар.

Әлбәттә, боларның барысын да тәртиптә һәм чисталыкта тотарга кирәк.

- Халык һәм микрорайонда урнашкан учреждениеләр хезмәткәрләре белән бергәләп өмәләр ясыйбыз. Аеруча Зәңгәр мәчетне җыештыруда ярдәм итүче Азнакай технологик транспорт идарәсенә рәхмәтлебез. Социаль мәсьәләләрне хәл итүдә район хакимиятенә, торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек оешмалары, хокук саклау органнарына таянабыз, - ди 8 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Гәүһәр Мөгътәсимова.

Үзидарә советы әгъзалары территориянең чисталыгын даими күзәтеп торалар. Рейдлар торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты, экология инспекциясе белән берлектә үткәрелә. Үз җирлекләре белән генә чикләнмиләр, шәһәрнең башка җәмәгатьчелек урыннарын төзекләндерүдә дә өлешләрен кертәләр.

Резеда СӘРВӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшәгән җирнең матурлыгын кайгырталар