Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вандаллар Азнакай районы Карамалы Елга авылының Сабантуй баганасын кисеп, учак якканнар

Без - табигать балалары, җәй буена саф һавалы, чиста сулы урман-болыннарның мул җимешләрен, дару үләннәрен җыеп, үзебезгә ел буена җитәрлек шифа, энергия алабыз. Аллага шөкер, тирә-юньдә мохитебезне пычратып утырган зур-зур заводлар да юк. Ходай биргән табигый нигъмәтләрдән файда алып, куанып яшәп кенә ятасы да бит югыйсә... Юк шул, бөтен көтүне...

Без - табигать балалары, җәй буена саф һавалы, чиста сулы урман-болыннарның мул җимешләрен, дару үләннәрен җыеп, үзебезгә ел буена җитәрлек шифа, энергия алабыз. Аллага шөкер, тирә-юньдә мохитебезне пычратып утырган зур-зур заводлар да юк. Ходай биргән табигый нигъмәтләрдән файда алып, куанып яшәп кенә ятасы да бит югыйсә... Юк шул, бөтен көтүне бер сыер пычрата дигән сыман, кайбер җансызлар очрап тора.
Заманында үтенечебезне искә алып, ЦДНГ-7 нефтьчеләре (җитәкчесе Н.Гайнаншин) Салкын чишмәбезне төзекләндереп, матурлап куйганнар иде. Ел саен биредә авылның Сабантуен үткәреп киләбез. Ял итәргә килүчеләргә биредә өстәле, утыргычы, бәдрәфе, дигәндәй - барсы да эшләнгән. Әмма биредә ял итеп китүчеләр артыннан күп вакыт чүп-чар өелеп кала. Бу нинди юньсезлек инде?!
Алай гына түгел, быел җитмәсә Сабантуй баганасын кисеп учак якканнар. Бәдрәфнең бинасы ук юкка чыккан! Менә шушыны эшләгән бәндәләрне ничек атыйсың? Әлбәттә, вандаллар! Бер генә кыңгыр гамәл дә җәзасыз калмый, аларга да Ходайның, безнең нәфрәт төшәр әле.
Менә шундый хәлләрдән соң авыл янәшәсенә ял итәргә килгән кешеләргә шикләнеп, хәтта ачу килеп карый торган булдык. Алар артыннан шулай без, авыл халкы җыештырырга тиеш микәнни?!
Экологларның да зур байлыгыбыз - чишмәләргә игътибарлы булуын, аларның торышын үз контрольләренә алуын сорар идек. Теләсә-кая ташлап киткән бер шешә өчен дә зур күләмдә штраф салсаң, мондый мәнсезлекләр кылырга юл куелмас. Безнең халыкка башкача аңлатып, чисталык саклау турында сеңдереп булмый.
Бу юньсез күренешләрдән соң бөтен авылыбыз белән бер карарга килдек: киләсе җәйдә безнең якларга килеп чыккан һәр машинаны күз уңыннан үткәреп, тикшереп торачакбыз. Бүтән юньсезлекләр эшләргә юл куймаячакбыз. Монда килеп, ни эшләсәң дә ярый, дип уйламасыннар. Пычраталар, тәртип сакламыйлар икән, закон нигезендә тиешле җәзасын да алырлар.
Лена Гыймаева, Карамалы Елга авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Вандаллар Азнакай районы Карамалы Елга авылының Сабантуй баганасын кисеп, учак якканнар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вандаллар Азнакай районы Карамалы Елга авылының Сабантуй баганасын кисеп, учак якканнар