Тымытыкта яңа авыл Советы бинасы ачылды
Республикада былтыр – 11, быел 10 шундый авыл Советы бинасы төзелгән
(Азнакай, 20 сентябрь, “Маяк”, Резеда ШӘРИПОВА) 20 сентябрьдә Тымытык авылында авыл җирлеге бинасы ачылды.
Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин катнашты.
Авыл җирлеге моңа кадәр «Азнакай» агрофирмасы бинасында урнашкан булган.
– Менә республика, район җитәкчелеге ярдәме белән бөтен уңайлыклары булган үз бинабыз булды. Территориябез зур, халкыбыз күп, бик көтеп алынган бүләк безнең өчен, – ди Тымытык авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева.
Республикада былтыр – 11, быел 10 шундый авыл Советы бинасы төзелгән.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе рәисе Тымытык мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып, уртак проблемалар хакында сөйләште, аларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары, Сәпәй авылында күптән түгел сафка баскан модульле башкарма комитет бинасы белән дә танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев