ҖӘМГЫЯТЬ

Тылсым дөньясына күмелдек

Театр атналыгы Районыбызда театр атналыгы бара. Аның кысаларында Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тылсым" театр студиясе "Саламторхан" спектаклен тәкъдим итте. - Әлеге спектакль "Иделкәем" балалар үзешчән театр коллективлары бәйгесендә йомгаклау турына узды. Жюри балаларның уенына да, аларның саф татар телендә сөйләүләренә дә, режиссер эшенә дә югары бәя бирде, - диде...

Театр атналыгы

Районыбызда театр атналыгы бара. Аның кысаларында Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тылсым" театр студиясе "Саламторхан" спектаклен тәкъдим итте.

- Әлеге спектакль "Иделкәем" балалар үзешчән театр коллективлары бәйгесендә йомгаклау турына узды. Жюри балаларның уенына да, аларның саф татар телендә сөйләүләренә дә, режиссер эшенә дә югары бәя бирде, - диде коллектив җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова.

Әлеге тамашага зал тутырып балалар килгән иде. Матур декорацияләр, кызыклы сюжет һәм персонажлар аларны битараф калдырмады.

- Әкият кую - бик зур эш. Режиссерыбыз Зөлхия Гамазовна кайбер урыннарын үзгәртте, үз рольләрен кертте. Бик мавыктыргыч килеп чыкты, - диләр тылсымчылар үзләре дә.

Тамашачылар Саламторхан белән бергә бәхет эзләп, төрле җирләргә "сәяхәт" кылдылар. Соңыннан бәхетнең үз кулыңда икәненә төшенделәр.

Зөлфия Хәмитова

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Тылсым дөньясына күмелдек

Нет комментариев