Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туй күлмәгенә сыйган өчен Гөлназ Закировага ире машина алып биргән

Узган атнада Чаллыда композитор, җырчы Гөлназ Закирова тәүге концертын тәкъдим итте. Иҗатташ дуслары катнашында узган әлеге кичәдә көтелмәгән хәл булган: туй күлмәгеннән чыккан Гөлназга тормыш иптәше сәхнәгә менеп машина ачкычы бүләк иткән! - Ирем белән 4 ел элек өйләнештек. Туй көнендә миңа болай дигән иде: "Әгәр берничә елдан, бала тапканнан...

Узган атнада Чаллыда композитор, җырчы Гөлназ Закирова тәүге концертын тәкъдим итте. Иҗатташ дуслары катнашында узган әлеге кичәдә көтелмәгән хәл булган: туй күлмәгеннән чыккан Гөлназга тормыш иптәше сәхнәгә менеп машина ачкычы бүләк иткән!


- Ирем белән 4 ел элек өйләнештек. Туй көнендә миңа болай дигән иде: "Әгәр берничә елдан, бала тапканнан соң, туй күлмәгеңә сыйсаң, машина алып бирәм!" Концертка әзерләнгәндә, өйдә туй күлмәген киеп караганны күрде, әлбәттә. Әмма бу хакта ул да, мин дә сүз кузгатмадык. Ә инде концертта сәхнәгә машина ачкычы алып чыккач, шаккатым, ышанмадым. Моңа кадәр үземнең гонорар акчаларына алынган машинада йөри идем. Ирем "Kia Picanto" машинасы бүләк итте. Ә концерт үзе күңелле узды, бик күп чәчәкләр бүләк иттеләр. Бу - иҗатыма нәтиҗә ясау булды, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Закирова.


Гөлназ Чаллының мәдәният идарәсендә эшли һәм музыка көллиятендә укыта. Ә бүгенге көндә ул 2,4 яшьлек улы Илдар белән декрет ялында. "Мин үземне җырчы дип санамыйм. Тавыш мөмкинлекләрем бар, шуны халыкка күрсәтергә телим. Максатым - җырлау түгел, ә иҗат итү. Күп кенә популяр артистларга җырлар язып бирәм. Әйтик, хәзерге вакытта Ришат Төхвәтуллин башкаруындагы хитка әверелгән "Исеңдәме?" җырының көен мин иҗат иттем. Мин - профессиональ композитор. Әтием (Илгиз Закиров - автор) - үзешчән композитор, аның махсус белеме юк. Шуңа күрә ул миңа укырга кушты, чөнки композитор өчен белемле булу бик мөһим. Башта музыка көллиятен, аннан Казанда консерватория тәмамладым", - диде Гөлназ Закирова.

Эльвира ШАКИРОВА,

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туй күлмәгенә сыйган өчен Гөлназ Закировага ире машина алып биргән