Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туры элемтә

"Маяк" газетасы редакциясенең Актүбәдә бистә тормышчанлыгына багышланган туры элемтә уздыруы турында язган идек инде. Телефон аша хәбәрләшүдә үзләрен кызыксындырган һәм борчыган сорау-мөрәҗәгатьләр белән дистәләгән кеше катнашты. Аларның барысына да Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева җентекле аңлатма бирде. Биредә яшәүчеләр өчен аеруча әһәмияткә ия булган кайбер сорау-җавапларны укучыларыбыз игътибарына да...

"Маяк" газетасы редакциясенең Актүбәдә бистә тормышчанлыгына багышланган туры элемтә уздыруы турында язган идек инде. Телефон аша хәбәрләшүдә үзләрен кызыксындырган һәм борчыган сорау-мөрәҗәгатьләр белән дистәләгән кеше катнашты. Аларның барысына да Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева җентекле аңлатма бирде. Биредә яшәүчеләр өчен аеруча әһәмияткә ия булган кайбер сорау-җавапларны укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

Сәрия Хаҗиева, Губкин ур., 42 йорт:

- Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы кысаларында, узган җәй безнең йорттагы подъездлар ремонтланды. Төп эшләре тәмамлангач, төзүчеләр андагы җылыту батареяларын алыштырырга керештеләр. Нәтиҗәдә, яңа проблемалар килеп чыкты - подъезд диварларына зыян килде, керү ишекләре ябылмый башлады. Йорт алды мәйданы да төзекләндерелмәде, чокырларга су җыела...

- Капиталь ремонт сметасында әлеге йорт подъездларына җылыту приборлары кую каралмаган иде. Бу эш җылылык сезонына хәзерлек барышында, агымдагы ремонт буларак, башкарылды. Барлык подъездларга да яхшы ябыла торган яңа тамбур ишекләре куелды, һәммәсе домофон белән җиһазландырылды. Йорт алды мәйданчыгын төзекләндерүгә килгәндә, аңа асфаль җәю өчен газоннардагы кара туфракның бер өлешен алырга кирәк. Бу эш язгы-җәйге чорда башкарылачак.

- Бездән ОДН дөрес тотылмаган дип уйлыйбыз. Аны киредән ничек хисаплатасы?

- Әлеге сорау буенча Сез Азнакайдагы бердәм хисаплау үзәге (МУ «ЕРЦ-Азнакаево») җитәкчесе Марат Авзаловка (телефоны 7-35-66) шалтырата яки Азнакай, Гурянов ур., 18 йортта урнашкан бердәм хисаплау үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз. Хата җибәрелгән очракта белгечләр аны төзәтер, үзләренең аңлатмаларын, киңәшләрен бирер.

Наил Галәүов, Комарова ур., 22а йорт:

- Ишетүемчә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә Актүбәдә бик зур бурыч җыелган. Аны кире кайтару буенча нәтиҗәле эш оештырыламы? Әҗәтлеләрне кечерәк мәйданлы фатирларга күчерү гамәле кулланыламы?

- Бистәдә яшәүчеләрнең ЖКХ хезмәтләре өчен түләнмәгән әҗәтләре бүгенге көннең иң зур проблемасы булып тора. Актүбә идарә итү компаниясе андыйларны ай саен кисәтә, судка эзләп алу кәгазьләре җибәрә. Компания белгечләре, суд приставлары белән берлектә, түләмәүчеләрнең фатирларында була. Мәсьәлә шулай ук предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышларында да карала. Зур фатирларда яшәүче әҗәтлеләрне кечерәкләренә күчерү очрагының әлегә күзәтелгәне юк.

Фәнүс Бикмәтов, Губкин ур., 38 йорт:

  • Яңа мөселман зираты төзелеше кайчан башлана?
  • 2011-2012 елларда Актүбәнең генераль планы төзелде һәм расланды. Аның нигезендә зират өчен бистәнең көньягында (Актүбә-Лениногорск автомобиль юлының уң ягында) 5 гектар җир бүленде. Зиратларны төзекләндерү буенча муниципаль программа нигезендә 2013 елда ул коймалап алыначак.

- Җирле муниципалитетның үз бинасы булырмы?

- Бистә администрациясе урнашкан бина "Татнефть-Актив" ААҖ милеге санала. Аны Актүбә муниципаль берәмлеге башкарма комитеты балансына күчерү буенча сөйләшүләр бара.

Роза Илюхина, Комаров ур., 20 йорт:

- Яңа эш урыннары булдыру максатыннан бистәдә җитештерү объектлары төзү планлаштырыламы?

- Халыкның мәшгульлеген һәм үзмәшгульлеген оештыру буенча республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә теләктәшлек программалары эшли. Районда үз эшен башлап җибәрергә теләгән һәр кешегә консультация бирүдә, аңлату, рәсми кәгазьләр әзерләшүдә эшлекле ярдәм күрсәтелә.

Светлана Леонтьева, Комаров, ур., 15 йорт:

- Җылылык өчен түләүләр декабрь аенда ни өчен 500 сумга артыграк булды?

- Актүбәдәге күпфатирлы 83 йортка җылылык энергиясен хисаплау приборы куелган. Алар барысы да төзек һәм эшли. Җылылык өчен түләүләр әлеге гомумйорт чутлагычыннан алынган күрсәткечләр буенча билгеләнә. Мисалга, октябрь аенда сезнең йортка 39,457 Гкалл, ноябрьдә 66,802 Гкалл җылылык энергиясе бирелгән. 1 Гкалл энергиянең 1562,73 сум торуын исәпләгәндә, ноябрь ае күрсәткечләре өчен декабрьдә килгән квитанциядә бернинди ялгышлык юк.

Валерий Гарипов, Татарстан ур., 21 йорт:

- Бистә мунчасында 2013 елда нинди эшләр башкарылачак һәм анда ир-атлар бүлеге булачакмы?

- Мунчада ир-атлар бүлеген ачу икътисади яктан отышлы түгел. Анализлар күрсәткәнчә, комплекстан файдалануның уртача еллык күрсәткече нибары 53 процент тәшкил итә. Әгәр дә аның икенче ягы да ачылса, юынучылар мунча мөмкинлегенең 20-30 процентыннан гына файдаланалар булып чыга. Нәтиҗәдә чыгымнар артачак, тарифлар күтәреләчәк. 1957 елда төзелгән җәмәгать мунчасын капиталь ремонтлауга килгәндә, 2013 елда анда 3 млн.нан артык сумлык эш башкарылачак.

Роза Спиридонова, мәгариф ветераны:

- Хөрмәтле Роза Алмасовна! Мин сезгә бернинди сорау белән дә мөрәҗәгать итмим. Фәкать ике ел эчендә Сез башкарган эшләргә бистә халкының ихлас рәхмәтен җиткерергә, шәхсән үземнең ихтирамымны белдерергә генә шалтыратам. Шушы кыска вакыт аралыгында да ак түбәле Актүбәбез күзгә күренеп яшелләнде, матурланды, яңа йортлар калкып чыкты, ишек алларына бәйрәмнәр килде. Сез оста җитәкче генә түгел, кешелекле кеше, бистәнең чын патриоты да.

Форсаттан файдаланып, бөтен бистә халкын муниципаль берәмлек башлыгы күтәргән эшләргә теләктәшлек белдерергә, аларга бердәм кушылырга чакырам. Актүбә - безнең туган һәм торган йортыбыз. Аның төзеклеге, чисталыгы, матурлыгы үзебез өчен!

"Туры элемтә"не газета өчен Актүбә бистә Советы матбугат үзәге теләктәшлеге белән

Наил АБДУЛЛИН әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туры элемтә