Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Туристлар көч сынашты

Узган атнада Алферовка авылы аланында яшьләр үзәге эшче яшьләр өчен туристлар слеты уздырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Афанасьев спорт сөючеләргә яхшы кәеф һәм җиңүләр теләде. Слетта 5 команда көч сынашты, аларның икесе «Азнакайнефть» идарәсенеке. Азнакай технологик транспорт идарәсе, мәгариф идарәсе һәм яшьләр үзәгеннән берешәр команда...

Узган атнада Алферовка авылы аланында яшьләр үзәге эшче яшьләр өчен туристлар слеты уздырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Афанасьев спорт сөючеләргә яхшы кәеф һәм җиңүләр теләде.

Слетта 5 команда көч сынашты, аларның икесе «Азнакайнефть» идарәсенеке. Азнакай технологик транспорт идарәсе, мәгариф идарәсе һәм яшьләр үзәгеннән берешәр команда катнашты.

Туристларга ярыш шартларын үтәү өчен кыр кухнясында да сынатмаска, ориентлаша да белергә, җәяүлеләр туризмы һәм хәтта туристлар җырларын да яхшы белергә кирәк булды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Азнакай технологик транспорт идарәсе командасы беренче урынны алды, ә көмеш белән бронзага «Азнакайнефть»леләр ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев