Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда Яшьләр хөкүмәте оештырыла

Консультатив-киңәшләшү органын булдыру инициативасын Татарстан Министрлар Кабинеты хуплаган. (Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Быел «Вверх» яшь лидерлар республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Яшьләр хөкүмәте формалаштыралар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә билгеле булды. "Татарстан Яшьләр хөкүмәте җәмгыять ярдәмчесе сыйфатында министрлыкларга беркетелгән яшьләрне берләштерәчәк. Алар проект эшчәнлеге, теге...

Консультатив-киңәшләшү органын булдыру инициативасын Татарстан Министрлар Кабинеты хуплаган.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Быел «Вверх» яшь лидерлар республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Яшьләр хөкүмәте формалаштыралар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә билгеле булды.

"Татарстан Яшьләр хөкүмәте җәмгыять ярдәмчесе сыйфатында министрлыкларга беркетелгән яшьләрне берләштерәчәк. Алар проект эшчәнлеге, теге яки бу министрлыклар белән төгәл проектларны чынга ашырачак һәм вәкиллек эшчәнлеге алып барачак", - дип сөйләде - «Вверх» яшьләр лидерлары республика конкурсы башкаручы директоры Андрей Петухов.

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сүзләренчә, Яшьләр хөкүмәтен булдыру инициативасын Татарстан Министрлар Кабинеты хуплаган. Яңа орган составына «Вверх» конкурсы финалчылары һәм "Кадрлар резервы" республика проектында катнашучы 20-25 кеше керер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда Яшьләр хөкүмәте оештырыла