Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Себер галимнәре яман шешне дәвалау өчен яңа препарат эшләп чыгарырга ниятли

Яңа препарат диагноз куярга булышачак һәм шул ук вакытта рак күзәнәкләрен үтерәчәк (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Томск галимнәре 2020 елга онкология өчен радиофармпрепарат эшләргә планлаштыра, ул табибларга диагноз куярга һәм шул ук вакытта яман шеш күзәнәкләрен үтерү мөмкинлеге бирәчәк, әлегә дөньяда андый препарат юк, дип белдерде журналистларга Томск политехника университетының...

Яңа препарат диагноз куярга булышачак һәм шул ук вакытта рак күзәнәкләрен үтерәчәк

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Томск галимнәре 2020 елга онкология өчен радиофармпрепарат эшләргә планлаштыра, ул табибларга диагноз куярга һәм шул ук вакытта яман шеш күзәнәкләрен үтерү мөмкинлеге бирәчәк, әлегә дөньяда андый препарат юк, дип белдерде журналистларга Томск политехника университетының Физика-техника институты директоры Олег Долматов. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

Препаратны вузның "Тикшеренү төш реакторы" фәнни үзәгендә эшлиләр, ул Россиядәге бердәнбер университет реакторы. Долматов сүзләренчә, хәзергә реакторда 30 га якын радиофармпрепарат чыгарыла. Аларның бер өлеше - сынау уза торган тәҗрибә үрнәкләре, икенчеләре - табиблар куллана торган диагностика препаратлары.

Политехниклар бу юнәлештә Томск Онкология фәнни-тикшеренү институты табиблары белән хезмәттәшлек итә дип белдерде ул.

"2020 елга кадәр башкарып чыгарбыз дип өметләнәм. Дөньяда бу препаратның тиңнәре юк, әмма эш зур коллектив белән алып барыла. Дөньяда бу юнәлеш "тераностика" дип атала, ягъни терапия плюс диагностика. Бу юнәлеш бик актуаль", - дип билгеләп үтте галим.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Себер галимнәре яман шешне дәвалау өчен яңа препарат эшләп чыгарырга ниятли