ҖӘМГЫЯТЬ

Росстат 2017 елда россиялеләрнең Яңа ел табыны күпмегә кыйммәтләнүен исәпләп чыгарды

Бер ел эчендә барыннан да элек кызыл уылдык һәм атланмайның бәясе күтәрелгән, аракы - 3,5, Россия шампан шәрабы 4,6 процентка кыйммәтләнгән. (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда россиялеләргә Яңа ел табынын әзерләү, узган елга караганда, 4 процентка диярлек кыйммәткәрәк төшәчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости». Бер ел эчендә барыннан да...

Бер ел эчендә барыннан да элек кызыл уылдык һәм атланмайның бәясе күтәрелгән, аракы - 3,5, Россия шампан шәрабы 4,6 процентка кыйммәтләнгән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда россиялеләргә Яңа ел табынын әзерләү, узган елга караганда, 4 процентка диярлек кыйммәткәрәк төшәчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Бер ел эчендә барыннан да элек кызыл уылдык һәм атланмайның бәясе күтәрелгән, аракы - 3,5, Россия шампан шәрабы 4,6 процентка кыйммәтләнгән.

Росстат быелның ноябрь ае нәтиҗәләре буенча азык-төлек бәяләреннән чыгып, дүрт кешедән торган гаиләгә Яңа ел табыны әзерләү өчен кирәкле товарлар җыелмасының бәясен исәпләп чыгарган. Аннан күренгәнчә, 2017 елда әлеге җыелманың бәясе 6,096 сум тәшкил итәчәк. Бу - узган елгы күрсәткечкә караганда 3,76 процентка (5,875 сум) артыграк.

Росстат мәгълүматлары буенча, бу җыелманың иң кыйммәте - Чукоткада (8,1 мең сум), Ненец автономияле округында (7,7 мең сум) һәм Якутиядә (7,6 мең сум). Мәскәү әлеге исемлектә дүртенче урынны били (7,4 мең сум). Яңа ел табынының иң арзаны - Ингушетиядә (3,1 мең сум).

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Росстат 2017 елда россиялеләрнең Яңа ел табыны күпмегә кыйммәтләнүен исәпләп чыгарды

Нет комментариев