Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларда бюджет урыннары кыскартылу хәбәрен кире какты

Вузларда бюджет урыннары саны "Россия Федерациясендә мәгариф турында" федераль закон белән гарантияләнгән һәм кыскартыла алмый (Казан, 1 август, «Татар-информ»). Массакүләм мәгълүмат чараларында 2017 елда вузларда бюджет урыннары 40 процентка кыскартылу турындагы мәгълүмат дөрес түгел, дип хәбәр иткән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати сәясәт департаменты башлыгы Анна Усачева. Бу хакта...

Вузларда бюджет урыннары саны "Россия Федерациясендә мәгариф турында" федераль закон белән гарантияләнгән һәм кыскартыла алмый

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Массакүләм мәгълүмат чараларында 2017 елда вузларда бюджет урыннары 40 процентка кыскартылу турындагы мәгълүмат дөрес түгел, дип хәбәр иткән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати сәясәт департаменты башлыгы Анна Усачева. Бу хакта "ТАСС" яза.

"Басмадагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми позициясе түгел", - дигән Усачева.

Вузларда бюджет урыннары саны "Россия Федерациясендә мәгариф турында" федераль закон белән гарантияләнгән һәм кыскартыла алмый, дип тә өстәгән ул. "Шулай ук 2017 елга стипендия түләү чыгымнары сакланган һәм индексацияләнгән, киләсе елда стипендия түләүгә бюджет чыгымнары 1,3 млрд сумга артачак", - дип белдергән департамент башлыгы.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларда бюджет урыннары кыскартылу хәбәрен кире какты