Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ришат Төхвәтуллин концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан

Ришат Төхвәтуллин шушы көннәрдә узган концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан Тамашачы Ленар Хәбибуллин, сәхнәгә чыгып, алты ел очрашып йөргән сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Гөлнара мондый гадәти булмаган мәхәббәт аңлатудан югалып калмыйча, сөйгәненә ризалык биргән. - Ленар Әтнә районыннан. Мин үзем Казаннан. Без алты ел очрашабыз. Ленарның мондый сюрприз...

Ришат Төхвәтуллин шушы көннәрдә узган концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан

Тамашачы Ленар Хәбибуллин, сәхнәгә чыгып, алты ел очрашып йөргән сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Гөлнара мондый гадәти булмаган мәхәббәт аңлатудан югалып калмыйча, сөйгәненә ризалык биргән.

- Ленар Әтнә районыннан. Мин үзем Казаннан. Без алты ел очрашабыз. Ленарның мондый сюрприз әзерләве турында белмәдем дә. Дөрес, ул мине үзенчә бераз әзерләгән инде. "Кеше алдында кулыңны сорасам, оялмассыңмы?" - дип әйткән иде. Әмма болай ук булыр идем уйламадым да. Ул бүген көне буе үзен башкачарак тотты. Минем белән бик сөйләшмәде, уйланып йөрде. Менә шуның өчен борчылган инде ул, - ди кәләш.

Яшьләр Ришат Төхвәтуллинны үзләренең туйларына кунак буларак та чакырырга уйлыйлар икән.

Шәһри Казан

Зөһрә Садыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришат Төхвәтуллин концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан