Риф Хаҗиевтан мастер-класс: чыдам һәм уңайлы щетка (ФОТО+ВИДЕО)
ҖӘМГЫЯТЬ

Риф Хаҗиевтан мастер-класс: чыдам һәм уңайлы щетка (ФОТО+ВИДЕО)

​​​​​​​Мәктәп елларында алган күнекмәләр олыгайгач да бик ярап куйганын барыбыз да яхшы аңлый. Тик бу фикергә күпвакыт соңрак киләбез.

Хезмәт тәрбиясе дәресләрендә дә нинди генә җайланмалар ясарга өйрәнмиләр укучылар. Азнакайның 2-нче урта мәктәбе хезмәт укытучысы Риф Хаҗиевның кул астында балалар хужалыкта кулланыла торган төрле кирәк-яраклар ясыйлар. Аларны бәйгеләрдә, мастер-классларда тәкъдим итәләр. Менә шундый тузан себерергә дә, кышкы аяк киемнәрен кардан чистартырга да уңайлы булган пумала-щетканың дә һәр йортта кирәге чыгар. Аны ясау өчен нибары кечкенә генә такта кисәге, тимерчыбык, шпагат бау һәм, әлбәттә, түземлек кирәк булачак.


Нет комментариев