Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Олыгайгач йокы кача, хәтирәләр яңара

Өлкән кешенең йокысы иртә ачыла. Башта бер-бер артлы үткәндәгеләр бутала башлый, хәтирәләр яңара. Аларны күзаллау үзе бер рәхәт.

1978 елның кыш ае. Сыер бозаулады, бозавын өйгә керттек, чөнки ул елны 40-50 градуска кадәр салкыннар булды. Төп йорт булгач, кунаклар да еш килә иде. Элек бар да сыйган шул алты почмаклы өйгә: кунагы да, бозавы да, сарык бәрәннәре дә...

Ул вакытта телевизор һәркемдә юк иде әле. “Снежок” дигән телевизор алып куйгач, күршеләр кичен тапшырулар карарга керә иделәр, аннан тәмле итеп чәйләр эчә идек.

Таң белән дүрттә торып, фермага китәсең. Кайтуга әнкәй сыерга башак әзерләп куя. Сыерны кертеп, бозауны имезәсең дә калган сөтен савып аласың. Артыннан бәрәннәр көтеп тора. Өй ишеген ачуга, алар лапаска әниләре янына чаба. Төнгә генә алып керәсең. Ә бозау имеп туйгач, тәмләп йоклый.

Шулай бервакыт кунаклар белән түрге якта чәй эчеп утырган арада яңа тәпи киткән Айрат бозау өстенә менгән дә утырган. Бозау сикереп тә торган, баланы болгап та аткан. Кунакларның берсе: “Бу бала да исән калса!” – дигәненә чыксам, Айрат әзрәк еламсырап алды да, атлап та китте. Аллага шөкер, улыбыз исән-сау үсеп, көрәшче булды.

Зөлхәбирә Миннегалиева, Чубар Абдул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев