Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Олимпиадада катнашучылар елдан-ел арта

Район мәктәпләрендә Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды. Быел укучыларның активлыгы сизелә. Мәсәлән, инглиз теле буенча олимпиадада 77 укучы катнашты, ә узган ел 45 кенә иде. Математика буенча да узган ел 94 укучы белемен сынаса, быел - 160. Мондый аермалык барлык фәннәр буенча да күзәтелә. Иң күп призлы урыннарны күп еллар...

Район мәктәпләрендә Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды.

Быел укучыларның активлыгы сизелә. Мәсәлән, инглиз теле буенча олимпиадада 77 укучы катнашты, ә узган ел 45 кенә иде. Математика буенча да узган ел 94 укучы белемен сынаса, быел - 160. Мондый аермалык барлык фәннәр буенча да күзәтелә.

Иң күп призлы урыннарны күп еллар дәвамында Азнакай 2 нче урта мәктәбе яулый (25 урын). Азнакайның 4 нче һәм Актүбәнең 2 нче мәктәпләрендә 23әр призлы урын. Шулай ук Азнакайның 3, 5, 6, 7, 8 нче, Кәкре Елга, Тымытык, Актүбә 1 нче мәктәпләренең дә күрсәткечләре югары.

Мәгариф идарәсе Т.Сафиуллина, Ф.Зарипова, Ә.Оджимамадова, С.Тимербаева, Г.Искәндәрова, М.Сабуров, Ф.Ильясов, Г.Әхмәтова, Д.Авзалова, Ф.Шәйхелисламова кебек укытучылары белән чын-чынлап горурлана ала, алар ел саен 2-4 призер әзерли.

Берничә фәннән җиңү яулаган һәм призлы урын алган укучылар Әдилә Мияссәрова, Камилла Хәсәншина, Айсылу Шәйдуллина, Юлия Ибраһимова, Рәвилә Муллабаева, Рената Бабамуратова, Алла Рыкова, Резеда Гарифуллина мактауга лаек.

Район этабында җиңүче һәм призерларны 12 гыйнвардан 26 февральгә кадәр республика күләмендә бәйгеләр көтә. Аларга уңышлар телибез.

А.Хөсәенова, олимпиада хәрәкәте кураторы, мәгълүмати-методик үзәк педагогы-психологы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев