Бу көннәрдә шәһәрдә генә түгел, авылларда да бәйрәм кәефе хөкем сөрә.
Октябрь Бүләк авылында гомер итүче Рөстәм Рөстәм Фәтхуллин йорт алларына ел символы булган юлбарыс сынын кардан ясап куйган.
– Быел кар булмагач, башта кәеф төшкән иде. Аннан кар яву белән әлеге сынны ясап куйдым. Кардан сыннар ясау бик ошый, авыл халкы да ярата. Килеп, фотоларга төшеп китүчеләр дә бар, – ди авыл остасы. –Кешеләрнең кәефе күтәренке икән, эшеңнең нәтиҗәсе дә яхшы дигән сүз.
Мондый уңган авылдашларына җирлек башлыгы Артур Ногманов та рәхмәтле:
– Ул ел саен безне үзенең шундый иҗат җимешләре белән сөендереп тора. Аның белән барыбыз да горурланабыз, – ди ул.
Нет комментариев