Новокузнецкида 13 яшьлек кыз мәктәптә баскетбол дәресләре алдыннан үлгән
Кыз бала дәресләргә кадәр күнегүләр вакытында аңын югалткан (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Новокузнецкида 13 яшьлек кыз мәктәптә баскетбол буенча дәресләр алдыннан үлгән дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе. Якынча мәгълүматлар буенча, кыз бала дәресләргә кадәр күнегүләр вакытында үзен начар хис итә башлаган. Ул аңын...
Кыз бала дәресләргә кадәр күнегүләр вакытында аңын югалткан
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Новокузнецкида 13 яшьлек кыз мәктәптә баскетбол буенча дәресләр алдыннан үлгән дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе.
Якынча мәгълүматлар буенча, кыз бала дәресләргә кадәр күнегүләр вакытында үзен начар хис итә башлаган. Ул аңын югалткан, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырылган, ә тренер кызны аңына китерергә тырышкан. Бала ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Үлем сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев