Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәскәүләр татар җырын Европа дәрәҗәсенә күтәрмәкче

Бу хакта "Үзгәреш җиле" проекты авторы, Россиянең танылган джазмены Вадим Эйленкриг хәбәр итә. Ул хәтта проект "Голос"ка татарча җавап кына түгел, аны бер башка уздырачак дип тә белдерә. Чөнки яңа проектта әзер әсәрләрне генә башкарып калмыйлар, "аңа яңа, хәтта ки заманча, дөньяви яңгыраш" бирәчәкләр икән. Яңа яңгырашны Универсиада вакытында Айгөл...

Бу хакта "Үзгәреш җиле" проекты авторы, Россиянең танылган джазмены Вадим Эйленкриг хәбәр итә. Ул хәтта проект "Голос"ка татарча җавап кына түгел, аны бер башка уздырачак дип тә белдерә. Чөнки яңа проектта әзер әсәрләрне генә башкарып калмыйлар, "аңа яңа, хәтта ки заманча, дөньяви яңгыраш" бирәчәкләр икән.

Яңа яңгырашны Универсиада вакытында Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров "Туган як" җырын башкарганда ишеткән идек. Яшерен-батырын түгел, безнең өчен сәер иде ул. Бу проектта нинди җыр­лар сайланыр, аларның тирән­леге югалмасмы соң?
"Үзгәреш җиле" - Татарстан Президенты фикере буенча барлыкка килгән проект. Аны тормышка ашыруга опера театры директоры Рәүфәл Мөхәммәт­җанов җаваплы. Проектта вокалистлар белән эшләгән Татар­станның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, әлеге проектны нәкъ менә халыкара фести­вальләрне үткәрү тәҗ­рибәсе булган кеше җитәкләргә тиеш дип исәпли. Профессор фи­ке­ренчә, татар эстрадасы инде күптән үзгәреш җилен көтә:
- Юбилеем көннәрендә мине Рөстәм Нургалиевич кабул иткән иде. Анда мәдәният министры, театр директоры, сәнгать әһел­ләре дә катнашты. Илбашы татар эстрадасының киләчәге турында сүз кузгаткан иде. Безнең җыр, моңыбыз дөнья күләмендә яң­гырасын, үзенә тартып торсын өчен нәрсә эшләргә кирәк, дигән иде ул. Бу эшне мин шушы сөйләшү нәтиҗәсе дип кабул иттем. Рәүфәл Мөхәммәтҗановның мондый проектлар үткәрү буенча тәҗрибәсе зур. Монда Шаляпин, Нуриев фестивальләрен искә алу да җитә. Иң әүвәл репертуарны туплау, аннан җыр­чыларны сайлап алу эшенә керештек. Репертуар халык җыр­ларыннан, ретро җырлардан, профессиональ композиторлар әсәрләреннән тө­зелде. Алар һәрбер җырчыга мөмкин­лек­ләренә туры килерлек итеп сайланды. Бу юнәлештә тәҗрибәле педагоглар, сәнгать әһелләре бергә-бергә эшләде. Шушы көн­нәрдә репетиция тәмам­ланды, 22ләп җырчы сайлап алынды. Алар барысы да -профессионаллар, җирле бәйге­ләрдә генә түгел, халыкара масштаблыларында да җиңгән кешеләр. "Голос" проектында катнашкан кызлар да бар. Әйтик, Алинә Шә­рипҗанова, Айдар Сөләйман, Илүсә Хуҗина. Аннан соң шунысы да бар: монда Татарстан җыр­чы­лары гына түгел, читтән килгән­нәре дә катнаша.
Венера Ганиева оркестр эш­чәнлеген югары бәяләде. Аның әйтүенчә, анда үзебез­не­келәр дә, Мәскәү музыкантлары да бар икән. Җырчылар үз тавышлары белән генә җырлаячак. Бу да - фонограмма басып алган эстрадабызга чис­тарынырга бер сә­бәп, ди җырчы.
"Үзгәреш җиле" концерты Опера һәм балет театрында 5-6 но­ябрьдә, Мәскәүдә 4 декабрьдә узачак. "Бизнес-онлайн" газетасы про­ектның финанс ягыннан шактый күләмле булуын ассызыклый. Декорациягә генә дә 10 миллион сум акча сарыф ителгән, дип яза ул. Проектның режиссеры "Санкт-Петербург опера" театры сәнгать җитәкчесе Юрий Александров, рәссамы Виктор Герасименко, ви­део­проек­ция­ләр буенча рәс­сам­ның Данил Герасименко булуы билгеле. Болар барысы да - опера театры спек­такльләрен куюда катнашкан шәхесләр.
"Үзгәреш җиле" кирәк иде. Исемнәрен әлегә күрсәтмәүне сораган җырчылар әнә шулай ди. Монда татар җыры югалып калмый, бары тик яңа яңгыраш ала, ди алар. Арзанлы фонограммалы җыр белән алга китеп булмый, безгә үзгәрергә кирәк, ди талантлар. Күптән кирәк.

    Гөлинә ГЫЙМАДОВА
    Ватаным Татарстан

    Фотода: Рузалия апа Гарифуллина - татарская певица, исполнительница татарских народных песен. Живёт в деревне Большие Битаманы (Высокогорский район, Республика Татарстан).

    Профессиональной певицей стала в 72 года с выпуском альбома танцевальной музыки «Ruza», совместно с DJ Rabbah.

    На песню «Йөрүзән» был снят клип. Рузалия апа выпустила два альбома: «Ruza» (2007,танцевальные ремиксы на народные песни) и «Котлы булсын, матур булсын» (2008, народные песни под гармонь).

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

    Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев

    Теги: Мәскәүләр татар җырын Европа дәрәҗәсенә күтәрмәкче