Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөслим авылында Ильяс Кәримов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә Мөслим авылы халкы үзенең данлыклы улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар районыбыз авыл хуҗалыгы тармагында лаеклы хезмәт куеп, Ленин ордены белән бүләкләнгән Ильяс Кәримовны зурлап, истәлек тактасы ачты.

Авыл мәдәният йорты янында уздырылган тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Ильяс Кәримовның якыннары, хезмәттәшләре, авыл халкы катнашты.

Район башлыгы Марсель  Шәйдуллин мөслимлеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, Ильяс аганың хезмәт һәм гомер юлына тукталып үтте. Бүгенге изге эшне башкарганнары өчен якыннарына, аеруча Ильяс аганың улы, районыбызның Мактаулы гражданины Миргасим Кәримовка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев