Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мохтаҗлар ярдәм алды

​​​​​​​Узган атна ахырында ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевның кабул итүендә ике дистәгә якын азнакайлы булды.

Инде дөньям җитеш, дип шөкерана кылып яшәп ятканда, кинәттән генә тормышыңның бер чите кителә дә куя. Ярый да бер чите генә булса... Менә шундый хәлгә калганнар килә дә инде депутат янына. Бу юлы да алар арасында балаларына кыйммәтле операция таләп ителгән, авыр хәлдә калган күпбалалы аналар,  физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, инвалид балалар тәрбияләүчеләр, янгыннан зыян күрүчеләр бар иде. Иҗтимагый гозерен җиткергән  яшүсмерләр спорты түгәрәге җитәкчесен, кече эшмәкәрлекне үстерү буенча тәкъдимнәр белән килүчеләрне дә депутат дикъкать белән тыңлады. Һәр мөрәҗәгать буенча район башлыгы Марсель Шәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән берлектә шунда ук фикер алышынды, хәл итү юллары барланды.

 Депутат кабул итүендә булган һәркем зур канәгатьләнү алып, рәхмәтен әйтеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев