Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миргасим Усманов: “Бүген салган сенаж –киләсе елга сөт ул”

Урсай авылы җәйләвендә ("Шәвәлиев З.Г." КФХ) авыл хуҗалыгы идарәсе булгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, ветераннар катнашында үткән семинарда терлек азыгы әзерләү, урып-җыю эшләренә әзерлек һәм башка авыл хуҗалыгы эшләре турында сүз барды. Азнакайлылар терлек азыгы әзерләүгә республикада иң беренчеләрдән булып керештеләр һәм бүгенге көндә алдынгылар бишлегендә баралар. Күрсәткечләр дә куанычлы: 62,5 мең...

Урсай авылы җәйләвендә ("Шәвәлиев З.Г." КФХ) авыл хуҗалыгы идарәсе булгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, ветераннар катнашында үткән семинарда терлек азыгы әзерләү, урып-җыю эшләренә әзерлек һәм башка авыл хуҗалыгы эшләре турында сүз барды.

Азнакайлылар терлек азыгы әзерләүгә республикада иң беренчеләрдән булып керештеләр һәм бүгенге көндә алдынгылар бишлегендә баралар. Күрсәткечләр дә куанычлы: 62,5 мең тонна сенаж, 12,1 мең тонна печән әзерләнгән. Бу узган елгы белән чагыштырганда шактый күп. Бер баш шартлы терлеккә 13,1ц азык берәмлеге туры килә. "Союз-Агро","Азнакай"АФ", "Марс", "Тукай", "Мөстәкыймов ис." "Закирова Л.Ә.", "Социалистик Хезмәт Герое Кәримов Ф. Г", "Чатыр тау" хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү буенча бүгенге көндә лидерлар рәтендә баралар. Терлек азыгы әзерләү өчен быел шартлар бик уңай. Әмма шуңа да карамастан, кайбер хуҗалыклар мөмкинлекләрне кулдан ычкындаралар. Мәсәлән, "Корбанов И.В" хуҗалыгында бер баш шартлы терлеккә нибары 4ц азык берәмлеге әзерләнгән. Булган хуҗалыкларда бу сан 15 - 20 ц туры килә. Чалпыда 100 процент сенаж салып куйганнар, "Стәрле"дә печән әзерләү эшләрен тәмамлап киләләр.

Районда сөт җитештерү буенча да уңышлар югары. Азнакайлылар көнгә 130 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5 тоннага күбрәк. Бер сыерга көнгә 16,4 литр туры килә. Көннәрнең аеруча эссе торуы һәм кигәвеннәрнең активлашуы сөтлебикәләрнең хәлен авырайта һәм бу әлбәттә, сөт җитештерүдә дә чагылыш таба. Күп кенә хуҗалыкларда соңгы көннәрдә сөт кимеп киткән. Әмма тырышканда мөмкинлекләрне табарга була. Әнә "Таллы Бүләк" хуҗалыгында бер сыерга 16,3 литр сөт савалар. Узган ел белән чагыштырганда "плюс" белән баралар. "Союз-Агро", "Азнакай"АФ" хуҗалыклары бу өлкәдә районны алга этәрүче хуҗалыклар булып торалар. Иң аз, "кәҗә сөте" - "Чалтаймас" хуҗалыгында. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов бу өлкәдә үзенең эшлекле киңәшләрен бирде.

Семинардагылар "Шәвәлиев З.Г." фермер хуҗалыгында терлекчелек, терлек азыгы әзерләү буенча алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Хуҗалык җәйләвендә малкайлар өчен бар шартлар да тудырылган. Үзләре көр, чиста. Алларында сыйфатлы, хуш исле, вакланган яшел азык. Хәтта малкайларның тоякларын дезинфекцияләү өчен махсус ванналар да булдырылган. "Өенә" кергәндә болынлакта йөргән мал әнә шулай аякларын "юып" ала. Биредә терлекләргә кышка дару үләннәре әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. Сукыр кычыткан, әрем, меңьяфрак кебек үләннәрне күпләп киптереп куйсаң, кышын малкайларга кыйммәтле даруларның кирәге чыкмаска да мөмкин. Семинардагылар сенаж салу технологиясе белән дә таныштылар. Бүгенге сенаж - киләсе елга сөт, димәк акча, керем дигән сүз бит ул. Әмма сенаж салуның да үз кагыйдәләре. Мәсәлән, һава калмасын өчен сенаж базларын тиз генә ныклап пленка белән капларга кирәк. Әлбәттә, пленкасына да акча кирәк. Ләкин кем әйтмешли: "Саран икеләтә түли", - ди бит. Азга экономияләп, күптән коры калуың ихтимал. Белгечләр болай эшләмәгәндә, өске катламның череп юкка чыгуын аңлаталар.

Урып-җыю кампаниясенә дә ерак калмый. Көннәрнең эссе торуы аны тагын да тизләтә. Арпа, арыш, көзге бодайга 15 июльдән дә калмыйча төшә башларга кирәк булыр, диләр авыл хуҗалыгы җитәкчеләре. Ә аңынчы, комбайннар, кадрлар һәм башка әзерлек эшләрен энә күзеннән уздырырыга кирәк.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миргасим Усманов: “Бүген салган сенаж –киләсе елга сөт ул”