Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Маяк» газетасына язылучы азнакайлылар бүләкләр отты

"Маяк" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнату турында сентябрь аенда хәбәр иткән идек. Бәйгедә катнашу өчен газетабызга алты айга язылган квитанцияләрне яки аларның күчерелмәсен 1 ноябрьгә кадәр редакциябезгә юлларга кирәк иде. Шул вакыт эчендә 120 кеше квитанцияләрен китерде. Һәм менә 2 ноябрьдә газетабызга язылучылар һәм җирле телевидение...

"Маяк" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнату турында сентябрь аенда хәбәр иткән идек. Бәйгедә катнашу өчен газетабызга алты айга язылган квитанцияләрне яки аларның күчерелмәсен 1 ноябрьгә кадәр редакциябезгә юлларга кирәк иде. Шул вакыт эчендә 120 кеше квитанцияләрен китерде. Һәм менә 2 ноябрьдә газетабызга язылучылар һәм җирле телевидение катнашында призлар уйнатылды.

Беренче урынга тәгаенләнгән 10 килограммлы бер капчык шикәр комы Н.Ибраһимовага насыйп булды. Шундый ук күләмдәге онны Т.Камалов отты. Бер кап тәмле чәй Г.Габитованы көтә. Приз ияләре барысы да "Маяк"ны редакциябездән килеп алучылар булып чыкты.

Хөрмәтле азнакайлылар! "Маяк" газетасына язылу дәвам итә. Аңа почта бүлекләрендә яки почтальоннар аша - 642 сумга, редакциябезнең рекламалар бүлегендә - 348 сумга, альтернатив язылу пунктларында 426 сумга язылырга мөмкин. Шулай ук предприятие-оешмалардан коллектив заявкалар да кабул ителә. Безнең хезмәткәрләр урынга барып яздыру оештыра. Үзебез китереп биргән очракта ярты елга язылу бәясе - 426 сум, редакциядән килеп алган очракта - 348 сум.

Шулай ук читтә яшәүче якташларыбыз өчен газетаның электрон төрен алдыру мөмкинлеге дә бар. Ярты елга язылу бәясе - 360 сум.

Белешмәләр өчен телефон: 9-39-80, 9-43-57.

"Маяк" белән бергә район тормышыннан хәбәрдар булып яшәгез, хөрмәтле азнакайлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Маяк» газетасына язылучы азнакайлылар бүләкләр отты