Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матурлыкны үзебез бозабыз

Җәйнең соңгы көне. Иртәнге җидедә эшкә атлыйм. Шәһәребезнең матурлыгына, кояш нурына күмелгән Җиңү паркына, Кара елганың ямьле яр буйларына сокланып туеп булмый. Зәвык белән эшләнгән күпер аша чыгам. Чү, ни бу?! Утыргыч яны тулы буш шешә, тәмәке төпчекләре, кәгазь каплар... Күрәсең, кичтән яшьләр монда бик "шәп" кенә утырган. Менә сиңа...

Җәйнең соңгы көне. Иртәнге җидедә эшкә атлыйм. Шәһәребезнең матурлыгына, кояш нурына күмелгән Җиңү паркына, Кара елганың ямьле яр буйларына сокланып туеп булмый. Зәвык белән эшләнгән күпер аша чыгам. Чү, ни бу?! Утыргыч яны тулы буш шешә, тәмәке төпчекләре, кәгазь каплар... Күрәсең, кичтән яшьләр монда бик "шәп" кенә утырган. Менә сиңа мә! Никадәр кеше хезмәт куйган тырышлыкны юкка чыгарып, гүзәллекне үзебез үк бозып ятабыз. Яшьләр бу матурлыкны нигә күрә, аңа соклана, бу тырышлыкны бәяли белми? Димәк, үзебез өйрәтмибез. Өйдә әти-әни тәрбиясе дә кирәк шул, ә бу егет-кызларга ул җитмәгән... Әнә шулай вандалларча кылансак, никадәр чыгымнар һәм хезмәт соралган бу матурлык, сүз дә юк, бик тиз юкка чыгар. Балаларыбызны чүп-чарны махсус савытларга ташларга кечкенәдән өйрәтеп үстерик. Чүп-чар дигәннән, Солтангалиев урамындагы 27, 29, 29а йортлары янында алар өчен савытлар юк, моңа җаваплы хезмәтләр бу хакта искәрсен иде.

Әйдәгез, аңлы булыйк, шәһәребезнең төзеклеген, ямен бергәләп саклыйк. Бер-берләребезгә хөрмәтле булсак кына моңа ирешә алырбыз.

Роза Исламова, Азнакай шәһәре

Фото: http://34374.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Матурлыкны үзебез бозабыз