Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марат Әхмәтов Азнакай районында урып-җыюның барышы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакай районында урып-җыюның барышы белән танышты. Ул муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында вертолет белән район басулары өстеннән очып узганнан соң, "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сәпәй авылы арпа басуында агропредприятиеләр җитәкчеләре, ветераннар, урып-җыю чорына оешкан махсус...

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакай районында урып-җыюның барышы белән танышты.

Ул муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында вертолет белән район басулары өстеннән очып узганнан соң, "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сәпәй авылы арпа басуында агропредприятиеләр җитәкчеләре, ветераннар, урып-җыю чорына оешкан махсус штаб әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары һәм башка җаваплы хезмәткәрләр белән очрашты.

Марат Готыф улы Татарстанда урып-җыюның барышы белән таныштырды авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңалыклар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программалары, алда торган бурычлар турында сөйләде, район игенчеләренең эш шартлары белән кызыксынды, күпсанлы сорауларга җаваплар бирде.

- Азнакайга һәр елны сөенеп киләм, башкарган эшләренә рәхмәтле калам, - ди Марат Готыф улы. - Бигрәк тә соңгы елларда авыл хуҗалыгында гына түгел, барлык өлкәдә дә матур үзгәрешләре куандыра, чөнки район язмышына берникадәр борчылган еллар да бар иде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин килгәч, район икенче сулыш алды, яңа дәрт белән җиң сызганып эшкә тотындылар. Без менә бүген шушы матур үзгәрешләрнең шаһите булган җирдә басып торабыз. Узган ел монда 27 ц уңыш биргән бодай басуы иде. Быел бу басудагы арпадан 50шәр ц (!) уңыш алалар. Азнакайлылар - бердәм халык. Ветеранннар, җитәкчеләр, игенче-терлекчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәрлеләр... бердәм булып бер йодрыкка төйнәлеп эшлиләр. Матур үзгәрешләрнең нигезе әнә шунда.

Азнакайлылар Республикабыздан килгән мәртәбәле кунакларны якты йөз белән каршы алалар, чөнки уңышлары күз алдында. Районда урак тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә (мәгълүматлар 29 июльгә) планда каралганның 34 процент мәйданында урып-җыю эшләре башкарылган.

Барлыгы 56,3 мең тонна ашлык суктырылган. Кайбер хуҗалыклар инде урып-җыю эшләренең яртысын тәмамларга өлгергәннәр. Уңыш әйбәт: гектарына уртача 32 центнер чыга. "Тукай", "Марс", "Азнакай"АФ", "Союз-Агро" хуҗалыклары аеруча активлык күрсәтәләр. Һәрбер хуҗалыкка район җитәкчеләре арасыннан җаваплы кешеләр билгеләнгән.

Аксакал ветераннар да бу көннәрдә басулардан кайтып керми. Штаб эшли, көн саен утырышлар узып, булган проблемалар уртага салып чишелә. Алдынгыларга район хакимияте бүләкләре - Сертификатлар тапшырыла. Азнакай киләчәккә ныклы ышаныч белән карый, республикада алдынгылар бишлегендә атлый.

Очрашу ахырында Марат Әхмәтов район игенчеләренә олы рәхмәтен белдерде һәм мул уңыш җыйнап алып, кабат очрашырга насыйп булуын теләде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марат Әхмәтов Азнакай районында урыпҗыюның барышы белән танышты