Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Люция Әхмәдишинаны олы юбилее белән котлыйлар

Азнакай районы Уразай авылында гомер кичерүче кадерле әниебез Әхмәдишина Люция Мөҗәһит кызы 9 декабрьдә үзенең олы юбилеен каршылады. Бәхетле кешегә олуг юбилейлар насыйп була, Матур булып олыгаеп, җитмеш, сиксән, туксан тула. Быел безнең әнинең дә юбилее - сиксән биш яше. Әниебез безнең өчен иң кадерле, изге кеше. Тәрбияле, тыйнак, уңган,...

Азнакай районы Уразай авылында гомер кичерүче кадерле әниебез Әхмәдишина Люция Мөҗәһит кызы 9 декабрьдә үзенең олы юбилеен каршылады.

Бәхетле кешегә олуг юбилейлар насыйп була,

Матур булып олыгаеп, җитмеш, сиксән, туксан тула.

Быел безнең әнинең дә юбилее - сиксән биш яше.

Әниебез безнең өчен иң кадерле, изге кеше.

Тәрбияле, тыйнак, уңган, булганына шөкер итә,

Күпне өмет итми генә, сабыр гына тормыш көтә.

Балачактан әниебез күпне күргән, күп кичергән,

Әти белән тормыш корып, өч баланы сөеп үстергән.

Кайнанасын хөрмәт итеп, килен вазифасын үткән,

Әтиебез белән бергә 48 ел гомер иткән.

Хәзер инде әниебезнең оныклары җиткән буйга,

Сигез оныкчыгы туган, тиздән алар җитәр туйга.

Син булганда авыл да бар, туган йортыбыз да исән.

Ялгышмабыз, син ул - әни, безнең терәгебез, дисәк.

Ә без сиңа озак еллар "Әни" диеп сөеп дәшик,

Балаларың, оныкларың белән бергә гөрләп яшик.

Әниебез! Сине юбилеең белән котлап, хәерле гомер, бәхетле картлык, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа!

Сине яратып: балаларың, киявең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.

Уразай-Азнакай-Түбән Кама-Мәскәү-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Люция Әхмәдишинаны олы юбилее белән котлыйлар