11 гыйнварда Яшьләр үзәгендә сәләтле балалар өчен Район башлыгының чыршы бәйрәме узды. Ул әле беренче тапкыр оештырыла. Бәйрәмгә барлык мәктәпләрдән укуда, спортта, сәнгатьтә, җәмәгатьчелек эшләрендә алдынгылар җыелды. -Сез - безнең горурлыгыбыз, ышанычыбыз, районыбызның киләчәге сезнең кулда, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдулин укучыларны тәбрикләп. Яшьләр үзәге бу көнне чын-чынлап...
11 гыйнварда Яшьләр үзәгендә сәләтле балалар өчен Район башлыгының чыршы бәйрәме узды.
Ул әле беренче тапкыр оештырыла. Бәйрәмгә барлык мәктәпләрдән укуда, спортта, сәнгатьтә, җәмәгатьчелек эшләрендә алдынгылар җыелды.
-Сез - безнең горурлыгыбыз, ышанычыбыз, районыбызның киләчәге сезнең кулда, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдулин укучыларны тәбрикләп.
Яшьләр үзәге бу көнне чын-чынлап кызыклы тамаша әзерләгән иде. Районыбызның танылган җырчылары, бию коллективларының чыгышы, уеннар, конкурслар, дискотека - барысы да укучылар күңеленә хуш килде.
-Каникулның соңгы көннәре шушылай күңелле тәмамлануына бик шатбыз. Яңа үрләр яуларга җитәрлек егәр алдык, - диде алар
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев