Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күктәкә авылында яңа күп функцияле үзәк ачылды

Бүген өч гасырлык тарихы булган Күктәкә авылында республика программасы буенча төзелгән яңа күп функцияле үзәк ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, Марсель...

Бүген өч гасырлык тарихы булган Күктәкә авылында республика программасы буенча төзелгән яңа күп функцияле үзәк ачылды.

Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.

Әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, Марсель Шәйдуллин соңгы елларда районыбызда бик күп социаль объектлар калкуын, аларның барысы да республикабызда тормышка ашырыла торган Президент программалары җимеше булуын билгеләп үтте.

- Азнакайда хезмәтне сәнгать итеп, сәнгатьне хезмәт итеп яши беләләр. Соңгы елларда район өр-яңа сулыш алды. Бу уңышларны без сезнең барыгызны да бер матур гаиләгә туплый белгән район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның командасының бердәмлеге, кулга-кул тотынып эшләве белән бәйлибез, - дип башлады сүзен Марат Әхмәтов. - Көньяк-көнчыгыш районнар арасында Азнакай бик нык аерылып тора. Шундый табигать шартларында да уңышлы эшләүче районнар күбрәк булсын иде. Әлбәттә, уңышларыгыз җиңел бирелми, аларның нигезендә тырыш хезмәт ята. Азнакай милләтебезнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен дә саклый белә. Киләчәктә дә шулай илне-көнне куандырып яшәгез, - дип изге теләкләрен дә юллады.

Күктәкәлеләр өчен бу бина - көтеп алынган бүләк. Моңа кадәр дә мәдәни тормыш кечкенә авылда тынып тормаган, иске клуб үз эченә хореография, вокал, рәсем, театр, «Яшьлек», «Оста куллар», «Сәламәтлек» кебек җиде түгәрәкне сыендырган, бәйрәм саен концерты, театры оештырылган.

- Түгәрәкләргә яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп йөри, һәрберсендә егермеләп кеше шөгыльләнә, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Розания Вәлиева.

Яңа үзәктә китапханә дә урнашкан. Бу да авыл халкы өчен рухи учак.

Тагын бер уңайлы ягы - физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус пандус ясалган. Баскычтан менеп-төшү авыр булган өлкәннәр өчен дә бик җайлы хәзер.

Бина ачылу уңаеннан Ришат хәзрәт изге догасын ирештерде.

Күктәкәлеләрнең рәхмәтен авыл старостасы Мәүләветдин Таҗиев җиткерде:

- Бик зур рәхмәт хөкүмәтебезгә, Президентыбызга, район җитәкчеләренә. Мәдәният йорты - авылны, яшьләрне җәлеп итүче, кеше күңелендә гүзәл хәтирәләр саклый торган урын. Үз чорында без куйган спектальләрне, концертларны санап кына бетермәле түгел. Киләчәктә дә күңелләрдә күтәренкелек булсын, залларыбыз тулып, авылыбыз гөрләп торсын, - диде ул.

Яңа мәдәният йорты бу көнне сәнгать осталарының җыр-моңарына күмелде. Авыл халыкы киеренке җәйге хезмәттән соң җанына рәхәт ял алды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күктәкә авылында яңа күп функцияле үзәк ачылды