Кече дусларга ярдәм
ҖӘМГЫЯТЬ

Кече дусларга ярдәм

Хуҗасыз эт-песиләр безнең кайгыртуга мохтаҗ.

Аларның хәлен әз булса да җиңеләйтү максатында җирлегебездә еш кына игелек акцияләре үткәрелеп тора. Шушы көннәрдә шәһәрнең 8 нче мәктәбе укучылары, әти-әниләре һәм укытучылар, 2 нче ТОС җитәкчесе Гөлфия Шәрәфетдинова катнашында шундый акцияләрнең берсе оештырылды. Алар кече дусларыбызга ашамлыклар, аш савытлары, уенчыклар, савытлар сатып алдылар. Бу әйберләрнең барысы да хуҗасыз эт-песиләр приютына тапшырылды. Үзләре кылган изге гамәлдән соң барысының да күңелләре күтәрелеп китте. Мондый игелекләрдән читтә калмыйк, җәмәгать. Алар меңе белән үзебезгә әйләнеп кайта, шул хакта онытмыйк.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев