Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инсаф Мияссәров Азнакай районының алдынгы механизаторлары сафында атлый

Авыл малае булгач, Инсаф кечкенәдән үк техникага тартылып үсә. Балачактан ук туган авылы кырларын кыр корабында иңләү турында хыялланган Инсафның матур теләкләре тормышка аша. Менә быел 25 нче сезонын ипекәйләрне түкми-чәчми җыеп алуда тырыш хезмәт куйды ул. Ул бүгенге көндә районның иң алдынгы механизаторлары сафында атлый. "Егет кешегә җитмеш төрле...

Авыл малае булгач, Инсаф кечкенәдән үк техникага тартылып үсә. Балачактан ук туган авылы кырларын кыр корабында иңләү турында хыялланган Инсафның матур теләкләре тормышка аша. Менә быел 25 нче сезонын ипекәйләрне түкми-чәчми җыеп алуда тырыш хезмәт куйды ул. Ул бүгенге көндә районның иң алдынгы механизаторлары сафында атлый.

"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - диләр. Инсаф Мияссәровның да кулы эшкә ятып тора, теләсә кайсы техниканы иярли ала ул. Иртә яздан - чәчүдә , аннан - комбайнга, ә көзгә инде янә тракторына утыра. Аяз көннәрдә корыч атын бер минутка да туктатмаган комбайнчы кышын да ял итә белми, терлекчелек тармагында фидакарь хезмәт куя.

"Тукай" хуҗалыгы елның-елында районда иң югары уңыш үстерүче хуҗалыкларның берсе. Быел да алар иң беренче булып чәчүгә керештеләр һәм гектардан уртача 32 шәр центнер уңыш белән иң беренчеләрдән булып уракны тәмамладылар да. Монда әлбәттә, алдынгы комбайнчы Инсаф Мияссәров һәм Әсгать Бикмөхәммәтовның зур өлеше бар.

"Шушы ике комбайнчы көн белән төнне ялгап, бөтен басудан иген уңышын җыеп алдылар", - дип егетләре белән горурлана хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков. Бу сезонда Инсаф Юрат улы үзенең "Акрос" комбайны белән 1700 тоннага якын ашлык суктырган, тракторында исә 1209 шартлы гектарда эш башкарган.

Мияссәровлар - Чубар Абдул авылында үрнәк, хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Күрше Мәндәй авылы кызы Сирина белән матур тормыш корып, ике кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Сиринә терлекчелектә тырыш хезмәт куя, бозаулар карый. Бүген инде Мияссәровлар оныкларының яраткан әби-бабасы да. Мал-туар асрап, яшелчә, җиләк җимеш үстереп, әниләре Мияссәрәне дә хөрмәт белән тәрбияләп матур гына гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инсаф Мияссәров Азнакай районының алдынгы механизаторлары сафында атлый