ҖӘМГЫЯТЬ

ИГЕЗӘК ҖЫРЧЫЛАРНЫҢ БЕРСЕ – РАМИЛӘ БАТЫРОВАНЫҢ "ХАНБИКӘ" КЫЗЫ ТУДЫ

26 сентябрьдә игезәк җырчы кызлар Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның берсе - Рамилә әни булды. Кыз балага матур исем дә сайлап куйганнар. - Кызчыгыбыз 12:50 сәгатьтә дөньяга килде. Аллага шөкер, икебезнең дә хәлебез яхшы. Бала табу өчен үземнең туган ягым - Мамадышны сайладым. Мине бик яхшы кабул иттеләр. Баланы үзем таптым....

26 сентябрьдә игезәк җырчы кызлар Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның берсе - Рамилә әни булды. Кыз балага матур исем дә сайлап куйганнар.


- Кызчыгыбыз 12:50 сәгатьтә дөньяга килде. Аллага шөкер, икебезнең дә хәлебез яхшы. Бала табу өчен үземнең туган ягым - Мамадышны сайладым. Мине бик яхшы кабул иттеләр. Баланы үзем таптым. Гүзәл Марселевна җитәкчелегендәге табиблар ярдәме белән балам исән-сау туды, Аллага шөкер. Аларга чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә, - дип сөйләде "Intertat.tatar"га Рамилә Батырова.



Сабыйның авырлыгы - 3460 грамм, буе - 53 сантиметр. Балага Мәликә дигән исем кушарга ниятлиләр. Мәликә исеме "Ханбикә" дигәнне аңлата.

Бәхетле әти-әнине котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез!

Источник: http://intertat.tatar

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев