ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, иң яхшы дәва - хезмәт

Чалпы авылындагы "Өмет" социаль-тернәкләндерү үзәгендә хезмәт терапиясе киң кулланыла. Хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хәйруллина үткәрә торган занятиеләргә өлкәннәр бик яратып йөриләр. Алар биредә бар осталыкларын эшкә җигәләр. Шушы көннәрдә алар үрү технологиясен өйрәнделәр. -Иске журнал битләрен түгәрәкләп, кәрҗиннәр үрдек. Бармаклар язылып, шомарып китте. Ял вакытыбыз да файдалы узды, - диләр...

Чалпы авылындагы "Өмет" социаль-тернәкләндерү үзәгендә хезмәт терапиясе киң кулланыла. Хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хәйруллина үткәрә торган занятиеләргә өлкәннәр бик яратып йөриләр. Алар биредә бар осталыкларын эшкә җигәләр. Шушы көннәрдә алар үрү технологиясен өйрәнделәр.

-Иске журнал битләрен түгәрәкләп, кәрҗиннәр үрдек. Бармаклар язылып, шомарып китте. Ял вакытыбыз да файдалы узды, - диләр әнә Фәния Усманова, Гөлсинә һәм Марс Хәмидулиннар.

Бу эшләргә үзара бәйге дә оештыралар. Бу юлы иң матур кәрҗин Марс аганыкы дип табылды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Иң яхшы дәва хезмәт

Нет комментариев