ҖӘМГЫЯТЬ

«Җиңү волонтерлары» хәрәкәте җитәкчесе Азат Идрисов Азнакайга шаккатып китте

Азнакайда «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов булып китте. Ул әлеге хәрәкәтнең шәһәребездәге координаторлары белән очрашты, яңа уку елына Азнакай бүлекчәсенең эш планы тикшерелде. - Азнакай мине шаккаттырды. Башкаладан ерак урнашса да, монда балалар һәм яшьләр үсеше өчен барлык шартлар тудырылган. Спорт мәйданчыклары һәм комплекслары,...

Азнакайда «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов булып китте. Ул әлеге хәрәкәтнең шәһәребездәге координаторлары белән очрашты, яңа уку елына Азнакай бүлекчәсенең эш планы тикшерелде.

- Азнакай мине шаккаттырды. Башкаладан ерак урнашса да, монда балалар һәм яшьләр үсеше өчен барлык шартлар тудырылган. Спорт мәйданчыклары һәм комплекслары, парклар һәм скверлар - барысы да районың чәчәк атуы турында сөйли. Азнакайның үсешенә яшьләр дә зур өлеш кертә, күп кенә чаралар һәм акцияләр нәкъ алар ярдәмендә уза, - диде ул.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


«Җиңү волонтерлары» хәрәкәте җитәкчесе Азат Идрисов Азнакайга шаккатып китте

Нет комментариев