Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт кешене бар иткән

Төзүче һөнәре турында төрле фикерләр яши: кайсылары аның бик авыр хезмәт булуын, яңгыр-буранда, ачы җилләрдә ачык һавада эшләргә, авыр йөкләр күтәрергә туры килгәнен расласа, кемнәрдер исә хезмәтенең җиңел һәм күңелле булуын тасвирлый. Шулай да нинди соң ул төзүче һөнәре? 40 елга якын гомерен ташчы һөнәренә багышлаган Мәүлидә Вәлиева бик күп...

Төзүче һөнәре турында төрле фикерләр яши: кайсылары аның бик авыр хезмәт булуын, яңгыр-буранда, ачы җилләрдә ачык һавада эшләргә, авыр йөкләр күтәрергә туры килгәнен расласа, кемнәрдер исә хезмәтенең җиңел һәм күңелле булуын тасвирлый. Шулай да нинди соң ул төзүче һөнәре? 40 елга якын гомерен ташчы һөнәренә багышлаган Мәүлидә Вәлиева бик күп йорт салган, димәк, аңардан да яхшырак җавап бирүче табып та булмас.
- Эшемне бик яратам. Әле бүген генә бинаның нигезен салып йөрисең, кемнәр монда яшәр икән дип уйлый-уйлый кирпеч артыннан кирпеч саласың... ә күпмедер вакыттан мәһабәт бина калкып чыга. Тиздән әлеге йортларда яши дә башлыйлар. Кичләрен тәрәзәләре якты утларга күмелгән йортларны күреп күңел сөенә... Һөнәремне кем начар яктан тасвирлый алыр икән?! Бәлки яшьтән эшләп үскәнгәдер, ул миңа бер дә авыр тоелмый…
Мәүлидә Кыям кызы тумышы белән районның Зур Сукаеш авылыннан. Күп балалы гаиләдә үсә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, игезәк сеңлесе Мөнәздәһә белән районның 28нче һөнәри училищесына укырга килә. «Өйдә ярдәм итәргә кирәк булганлыктан, бер генә ел укый торган һөнәр сайладык. Ташчының ул вакытта хәтта кем икәнен күз алдына да китерә алмый идек. Яхшы укыдык, укуны дәвам итәргә Казанга юллама да биргәннәр иде, баш тартып, СМУ-29га эшкә килдек», - ди Мәүлидә Вәлиева. Бүгенге көндә ул «Актүбә төзү-монтаж идарәсе» ҖЧҖдә хезмәт куя.
Инде өч ел рәттән Мәүлидә Вәлиева район күләмендә үткәрелеп килүче «Кул белән кирпеч салу остасы» бәйгесендә беренче урыннарны алып килә. «Беренче елда сеңлем белән катнашкан булсам, ике ел рәттән Нәфис Латыйпов белән уңышлы чыгыш ясадык", - ди ул.
Өйдә Мәүлидә Вәлиева оста хуҗабикә дә әле. «Ул пешергән чәк-чәкләрне ашап туймаслык була», - ди ире Ринат. Алар гаиләсендә ике бала - Рамил белән Гөлназ үскән. Уллары инде үз тормышын корган.
-Күңелемне кырган бер генә әйбер бар, - дип сүзгә кушыла Ринат абый, - Тормыш иптәшем 14 яшьтән бирле ташчы булып эшләсә дә, дәүләт бүләкләренә ия булганы юк. Ничә еллар лаеклы хезмәт куйган кешегә мактаулы исем бирергә була торгандыр бит?!
Бу сүзләрдә хаклык та бар, әлбәттә.
Мәүлидә апа белән сөйләшеп, шундый нәтиҗәгә киләсең: эчке дөньяңның торышы һөнәрнең нинди булуыннан тормый, ә синең аны яратуыңа, үз итүеңә, ләззәт һәм канәгатьләнү алуыңа бәйле. Көндәлек эшен җиңел кабул итүе, һәр көненнән ниндидер шатлыклы вакыйгалар табуы җиңеләйтә дә инде Мәүлидә Кыям кызының авыр да мактаулы да хезмәтен.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт кешене бар иткән