Язның үзе кебек быел Нәүрүз бәйрәме дә бераз соңарып, районыбыз авыллары буйлап атлый. Узган шимбәдә ул Әгерҗе авылында шаулап-гөрләп узды.
Олысын-кечесен җыйды бәйрәм. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга аның борынгы тарихын сөйләп, гореф-гадәтләрне аңлаткач, малайлар-кызлар өйдән-өйгә кереп авылдашларын бәйрәм белән котлады, аларны мәдәният йорты каршында бергәләп тамаша кылырга чакырдылар. Уеннар, җыр-биюләр арасында кайнар табада коймак пеште. Биләмә башлыгы Назиф Хәсәнов үзе дә моңа бар осталыгын җигеп, малайлар-кызларны кайнар коймак белән сыйлады. Софья ханымның телне йотарлык беленнәрен дә яратып ашадылар. Әнә шулай бәйрәм көн буена гөрләде.
.jpg)
Нет комментариев