Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фронтовикларның фотолары “Патриот”та урын алачак

Мәгълүматлар җыю вакыты төгәлләнеп килә, ашыгуыгызны сорыйбыз.

Район хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашкан Азнакай районы кешеләрен бердәм мәгълүмат базасына кертү өчен фотосурәтләр җыюны дәвам итә. Бу фотолар Мәскәү янындагы Россия Хәрби Көчләренең Төп храмында “Патриот” паркы территориясендәге “Хәтер юлы” галереясы терминалында урын алачак. Төп храмны ачу тантанасы 2020 елга планлаштырылган. Сугышчылар турындагы мәгълүматларны (фотосурәтләре, хәрби бүләкләре) районның хәрби комиссариатына китереп тапшырырга яки Edgar.Shaydullin@tatar.ru электрон адреска җибәрергә кирәк. Күчермәсен алгач, фотосурәтләр кире кайтарыла. Алар вертикаль рәвештә, йөзе белән карап төшкән булырга, исеме, фамилиясе, әтисенең исеме язылырга, хәрби бүләкләре күрсәтелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев