ҖӘМГЫЯТЬ

Фазыл Искәндәр Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнәчәк

Элегрәк язучы Мәскәү өлкәсе Переделкино бистәсе зиратында җирләүләрен сораган дип хәбәр ителгән иде (Казан, 1 август, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин язучы Фәзил Искәндәр Новодевичье зиратында җирләнәчәк дип хәбәр итте, дип белдерә "Интерфакс". "Туганнары үтенече буенча Фазыл Искәндәр Новодевичье зиратында җирләнәчәк. Бөек язучы. Мәңгелек истәлек", - дип язган бүген Собянин...

Элегрәк язучы Мәскәү өлкәсе Переделкино бистәсе зиратында җирләүләрен сораган дип хәбәр ителгән иде

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин язучы Фәзил Искәндәр Новодевичье зиратында җирләнәчәк дип хәбәр итте, дип белдерә "Интерфакс".

"Туганнары үтенече буенча Фазыл Искәндәр Новодевичье зиратында җирләнәчәк. Бөек язучы. Мәңгелек истәлек", - дип язган бүген Собянин "Твиттер"да.

Язучы 31 июльдә 88 нче яшендә Мәскәү өлкәсе Переделкино бистәсендә үз йортында вафат булган.

Фазыл Искәндәр үзен бистә зиратында җирләүләрен теләсә дә, гаиләсе Мәскәү мэры Сергей Собянинга аны Новодевичье зиратында күмү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Мәрхүм белән хушлашу чарасы иртәгә, 2 августта Үзәк әдәбиятчылар йортында узачак.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Фазыл Искәндәр Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнәчәк

Нет комментариев