Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елмаеп килеп керсә, кояш чыккандай була

Хатын – әни – килен... Әлеге вазифаларны тиешенчә башкару һәркемнең үзеннән тора. Рәмилә Гадиева аларны йөз кызармаслык итеп башкара.

Ул Чалпы авылында туган. Гаиләдә 3 кыз үсәләр. Рәис белән Рәхиләнең акыллы, тәрбияле кызлары диләр авылдашлары алар турында.

Бүгенге көндә Рәмилә Гадиева Азнакайда яши һәм халыкның мал-мөлкәтен иминиятләштерү өлкәсендә эшли, 5 авылга һәм шәһәр халкына хезмәт күрсәтә. Эше төгәллек, түземлелек һәм тизлек таләп итә. Тормышта нинди генә очраклар булса да, тиз генә килеп җитүенә, һәр эшне урында хәл итүенә үзенең рульдә йөрүе ярдәм итә.

– Ул үз эшенең остасы, яшьләрнең төпле, белемле остазы, ярдәмчел, яңалыкка омтылучан. Һәр кеше белән уртак тел таба, – ди аның турында җитәкчесе Лилия Николаева.

Каенанасы Сәвия һәр эшендә терәк. Алар бергә 30 ел, әни белән кыз кебек, бер-берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшиләр. Сәвия 40 елдан артык Азнакай шифаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә хезмәт куйган.

Рәмиләнең ире Марат – һәр эшендә таянычы, киңәшчесе. Беренче белеме буенча – педагог, читтән торып нефть институтын тәмамлап, хәзер шул өлкәдә эшли. Тырышлар, җир участокларында ниләр генә үстермиләр! Әбиләрне, апаларны да үз хезмәт җимешләре белән сыйлыйлар.

Сер түгел, бүген арабызда ата – улны, ана – кызны белми торган кешеләр дә бар. Ә Рәмилә Урсай авылындагы һәр өлкән кешене үз әниседәй, әтиседәй якын күрә. Алар янына килгәндә һәрчак күчтәнәчләре булыр, елмаеп килеп керер, хәлләрен сорашыр, кирәк булса ярдәм дә итәр. Ул керсә, өйгә кояш чыккандай була.

Балалары – аларның горурлыгы. Әбиләре юлыннан китеп, икесе дә медицина институтын тәмамлап, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшлиләр. Уллары Булат – республика клиник хастаханәсендә, кандидатлык диссертациясе язарга әзерләнә. Кызлаы Алида Казанда поликлиникада участок табибы. Ковид вакытында кызыл зонада авыруларга ярдәм дә күрсәткән.

Менә шушы түгелме хатын-кыз бәхете! Бу бәхетне алар Мараты белән 30 ел бөртекләп төзегәннәр. Шуңа күрә бүгенге тормышларына куанып, кәнәгать булып яшиләр.

Рузилә Зарипова, Урсай авылы ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев