Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов азнакайлыларны кабул итте

Бу депутатның беренче тапкыр кабул итүе иде. Ул бик нәтиҗәле узды.

«Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә узган чарада Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты.

Алар сайлаучыларның гозерләрен уңай хәл итүдә үз киңәшләрен бирделәр, ярдәм иттеләр. Анда барлыгы җиде кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Бер генә гозер һәм мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмады. Алмаз Җәүдәт улы һәммәсен игътибар белән тыңлады. Кабул итүдә катнашкан җитәкчеләр белән берлектә урында ук фикер дә алышынды. Гозерләр арасында шәхси һәм коллектив характердагылар да бар иде. Кемгә газ, су кертү, ремонт эшләрен башкаруда матди ярдәм кирәк, кемгә яшәү шартларын яхшыртырга. Бер сайлаучы Хезмәт ветераннарына ташламаларның өлешчә бетерелүенә зарланып килгән иде. Шунысы куанычлы: барлык гозерләр дә уңай хәл ителде, ә кайберләре буенча югары органнарга хат белән чыгарга дигән тәкъдимнәр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев