Чалпы авылы мәктәбе укучыларының тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы ветераннар белән очрашуы матур традициягә әйләнде. Менә Җиңү бәйрәме көннәрендә дә алар өлкән буынга бик матур концерт белән килделәр. Эльза Низамова, Гөлназ Гаффарова һәм Илнара Вафина чыгышларыннан соң, апа-агайларның күзләренә яшьләр эленде. Әйе, сугышның кара канаты кагылмаган бер генә йорт та юк бит...
Чалпы авылы мәктәбе укучыларының тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы ветераннар белән очрашуы матур традициягә әйләнде. Менә Җиңү бәйрәме көннәрендә дә алар өлкән буынга бик матур концерт белән килделәр. Эльза Низамова, Гөлназ Гаффарова һәм Илнара Вафина чыгышларыннан соң, апа-агайларның күзләренә яшьләр эленде. Әйе, сугышның кара канаты кагылмаган бер генә йорт та юк бит ул. Юкка гына бу бәйрәмне "Күз яшьле бәйрәм" дип атамыйлар. Ветераннар балаларга тыныч күк йөзе, бәхетле-тәүфыйклы булуларын теләделәр.
Әлфия ШӘРИПОВА, социаль-тернәкләндерү үзәгенең бүлек мөдире
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев