ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Россиядә 152 мең кеше хәрби хезмәткә алыначак

Путин әлеге карарны имзалаган. Россия Президенты Владимир Путин 2016 елның октябрь-декабрь айларында РФ гражданнарын хәрби хезмәткә алу һәм чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрне хәрби хезмәттән арындыру турындагы указга кул куйган. Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документ тексты буенча, 2016 елның 1 октябрендә башланачак чакырылышта 152 мең кеше хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Хөкүмәткә,...

Путин әлеге карарны имзалаган.

Россия Президенты Владимир Путин 2016 елның октябрь-декабрь айларында РФ гражданнарын хәрби хезмәткә алу һәм чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрне хәрби хезмәттән арындыру турындагы указга кул куйган.

Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документ тексты буенча, 2016 елның 1 октябрендә башланачак чакырылышта 152 мең кеше хәрби хезмәткә алынырга тиеш.

Хөкүмәткә, РФ субъектларының башкарма органнарына, чакырылыш комиссияләренә карарны үтәүгә юнәлдерелгән чаралар күрү йөкләнгән.

http://tatar-inform.tatar/

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Быел Россиядә 152 мең кеше хәрби хезмәткә алыначак

Нет комментариев