Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне билгеләп үтелә

Россиядә җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең 30 процентка якыны агросәнәгать комплексында мәшгуль, җитештерү фондларының биштән бер өлеше җәлеп ителгән. (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган һәм ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Россия авыл хуҗалыгы үсеш юлында катлаулы юл...

Россиядә җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең 30 процентка якыны агросәнәгать комплексында мәшгуль, җитештерү фондларының биштән бер өлеше җәлеп ителгән.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган һәм ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Россия авыл хуҗалыгы үсеш юлында катлаулы юл узган - бу күпсанлы җир реформалары, коллективлаштыру, яңа икътисади сәясәт һәм базар икътисадына күчү. Соңгы елларда авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору уйланылып бетмәү аркасында аның инфраструктурасы зыян күрде, күпчелек төбәкләрдә хуҗалыклар таркалды, уңдырышлы җирләр ташландык хәлдә калды.

Россиядә җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең 30 процентка якыны агросәнәгать комплексында мәшгуль, җитештерү фондларының биштән бер өлеше җәлеп ителгән, өчтән бер өлеш чамасы тулаем илкүләм керем булдырыла. Агросәнәгать комплексы үсеше дәүләтнең азык-төлек куркынычсызлыгы дәрәҗәсен һәм җәмгыятьтә социаль-икътисади хәлне билгели.

Авыл хуҗалыгы - агросәнәгать комплексының һәм илнең бөтен халык хуҗалыгының мөһим звеносы, чөнки аның исәбенә халык кулланылышындагы товарларга ихтыяҗның 75 проценты каплана, шулай ук икътисад мөһим тармакларының берсе.

Сalend.ru материаллар буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Бүген Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне билгеләп үтелә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне билгеләп үтелә