Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда 500 нче баланы теркәделәр

Бүген ЗАГС бүлегендә күркәм бәйрәм узды - шәһәрдә туган 500 нче баланы теркәделәр. Әлеге бәхеткә Динар һәм Регина Якуповлар гаиләсендә дөньяга килгән Данияр ия булды. Динар - район хәзерләүләр җәмгыяте директорның сәүдә буенча урынбасары, Регина - "Наш дом" торак милекчеләре ширкәтендә баш инженер. - 2011 елда өйләнешкән идек, бик көтеп...

Бүген ЗАГС бүлегендә күркәм бәйрәм узды - шәһәрдә туган 500 нче баланы теркәделәр. Әлеге бәхеткә Динар һәм Регина Якуповлар гаиләсендә дөньяга килгән Данияр ия булды.

Динар - район хәзерләүләр җәмгыяте директорның сәүдә буенча урынбасары, Регина - "Наш дом" торак милекчеләре ширкәтендә баш инженер.

- 2011 елда өйләнешкән идек, бик көтеп алган, бик кадерле балабыз, - диләр алар.

Йөзләреннән балкыган шатлык нуры бар залны яктырткандай булды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәхетле әти белән әнигә иң изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

Динар белән Регина Якуповларны котларга хезмәттәшләре, якыннары да килгән иде.

Һәр түгәрәк сан астында теркәлүче сабыйны, гаилә коручы яшь парны районыбызда әнә шулай тантаналы төстә тәбрикләү күркәм традициягә әверелде.

Соңгы елларда демографиянең үсеше куандыра. Быел районда тугыз ай эчендә 573 бала туган (узган ел - 561). Аларның 272 се - кызлар, 301 е - малайлар. 181 гаилә - беренче 270 е - икенче, 95 е - өченче, 27 се - дүртенче һәм аннан соңгы баласын алып кайткан.

- Нәселебезне, фамилиябезне дәвам итүче тууга без дә бик куандык. Яш сабый - ул әйтеп бетергесез шатлык, берүк сау-сәламәт, тәуфыйклы булып үссен, - ди бабай-әбиләре зурлаганнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдереп.

Данияр дигән исем "кояш бүләге", акыллы, белемгә омтылучы дигәнне аңлата. Әлегә бишектә берни белми татлы йокыда ятучы сабыйга, чыннан да, исеме җисеменә туры килергә һәм районыбызның, илебезнең лаеклы гражданины булып үсәргә язсын.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайда 500 нче баланы теркәделәр